6нчы октябрь көнне “Республиканың татар мәдәнияте үзәгендә шаулап – гөрләп Корбан бәйрәменә багышланган кичә үтте. Корбанны шушы ашка дип Мухарметов Әнвәр абый чалдырган иде. Корбан итеннән мәҗлескә шулпа, пылау әзерләнде. Гадәттәгечә бәйрәмгә килгән кунаклар да үзләренең күчтәнәчләрен алып килделәр. Шарафутдинова Әлфия абыстай ел саен бу ашка гөбәдия пешереп алып килә. Быел да гадәтенә туры калып […]