🌷Әни! Җир йөзендә иң матур сүз әни. Ул һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары — иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми…
💛27 ноябрь көнне Республика татар мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган кичә узды. Чәй өстәле артында әниләргә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Кичәбез котлаулар, биюләр белән үрелеп барды һәм бик җылы рухта үтте.
