Воспоминания о празднике Сабантуй… Куянавылында — Сабантуй!

    2022нче елнын 17нче июнь иртәсендә, матур гына яңгыр явып үтүгә карамастан, Куянавылда Сабантуй булып узды. Бәйрәмгә халык «…язгы кыр эшләре беткәч, ял итәргә дә ярый», — дип, бик тырышып әзерләнгән. Татарстан Республикасыннан килгән Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркеме, Куянавыл Сабантуенда җырларга гына түгел, ә бәйрәмнең үзен дә алып барырга булышуларын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм шау-гөр килде. Халыкның милли уеннарында уйнамаган бер генә кеше дә калмагандыр. Кемнәрдер баганага менде, кемнәрдер таяк тартышты, күз бәйләп бүләк кистеләр, капчык белән сугыштылар, чүлмәкләр ватылды, арканнар чүт өзелмәде, чиләктәге сулар чайкала-чайкала ярыштылар. Санап бетергесез уеннар уйналганда, Зөлфия белән Җәвит Шакировлар уен-көлке, җыр-моңнары белән барча халыкны җырлатып биеттеләр. Билгеле булганча, Сабантуй беркайчан да ир-егетләрнең көчләрен сынамыйча үтми. Күп кенә ир-егетләребез кулларына Сабантуй сөлгеләрен алып көчләрен сынаштылар. Мәйдан шау-гөр килде. Әйе, Сабантуй батыры да билгеләнде!

    Сабантуй! На Сабантуй! Да, это народный праздник — праздник для народа, для души и от души!!! Сабантуй — это народные традиции, обычаи, игры, развлечения, песни и пляски!!!

   

comments powered by HyperComments