13нче һәм 14нче май көннәрендә Республикабызның татар мәдәнияте үзәгендә VI нчы Халыкара бию бәйгесе булып узды. Рәсәйнең күп кенә төбәкләреннән( Татарстан, Чувашия, Мари Иле төбәкләреннән, Түбән Новгород өлкәсеннән, Пермь ягыннан) бәйгедә катнашучыларыбыз бию бәйрәменә җыйналды. Татар, мари, рус, азербайджан, чеченя халык биюләре, заманча, классик, эстрада биюләре зал тулып җыелган халыкны таң калдырды. Тамашачы бәйгедә катнашучыларны алкышларга күмде. Бу ике көнгә сузылган бәйге — бию бәйгесе генә түгел, бию бәйрәме булды. Ә инде мәртәбәле жюри һәрбер катнашучыга, һәрбер парлап биючеләргә, кечкенә һәм олы ансамбльләргә тиешле нәтиҗә ясады. Катнашучының барсы да дипломнар һәм кубоклар белән, ә инде җитәкчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Без, Республикабызның татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре, Барлык катнашучыларга һәм җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алда бары тик нык сәламәтлек, олы шатлык, бәхетле гомер, зур уңышлар теләп калабыз. Киләчәктә дә бергә эшләрбез дип ышанабыз!
Целых два дня, 13 и 14 мая в Республиканском центре татарской культуры солисты, дуэты, трио, малые ансамбли и ансамбли по народным, классическим, эстрадным, современным танцам испытали свои силы в Празднике танца — в VI Международном фестивале-конкурсе по танцам «Шома бас»!!! Дааа, сильны мы по танцам, так и дробили, и в то же время плавали как «лебеди», и шутили, и играли… И всё это в танце! И как удалось компетентному жюри всё это усмотреть и оценить! К счастью, все участники получили по заслугам, и дипломы, и кубки… И руководителям досталось — гордость за своих ребят, за коллектив и благодарность за подготовку коллектива и активное участие в Празднике танца!
Мы, коллектив Республиканского центра татарской культуры, выражаем огромную благодарность всем участникам и руководителям. Желаем крепкого здоровья, счастья, дальнейших успехов. И надеемся на дальнейшее сотрудничество.
??????????????????????