Татарча диктант.

14 нче ноябрь көнне Татар мәдәният үзәге дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды.
📙Россия Федерациясе төбәкләрендә диктант язу өчен Мөхәммәт Мәһдиевның «Җир йөзендә алты кыйтга…» әсәреннән өзек сайлап алынган.
👉Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.#татарчадиктант2025

📙Куянавылы, Бәрәңге урта мәктәпләре һәм Портянур гомуми белем бирү мәктәбе дә «Татарча диктант” акциясендә бик теләп катнаштылар!#татарчадиктант2025

comments powered by HyperComments