25 август — Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне
Гайнан Кормаш… 1919 елның 27 февралендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Новоалексеевск бистәсендә гап-гади бер малай дөньяга килә. Аңа Гайнан дип исем кушалар. Әтисе Нури(Нурмөхәммәд) Кормашев типографиядә эшли, ә әнисе Газизә өйдә хуҗабикә була. Әтиләре иртә бакыйлыкка күчә, һәм гаилә туйдыручысыз кала. Дүрт баланы ашатып-эчертеп тору өчен, Газизә кер юучы булып урнаша, ә балаларның иң өлкәне булган Гайнан аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итә башлый. Мөгаен, нәкъ шул вакытта үзе өчен генә түгел, кечерәкләр өчен дә(аннан соң укучылары һәм кул астындагы кешеләр өчен) җаваплылык хисе барлыкка килгәндер аңарда.
14 яшеннән кайчандыр әтисе хезмәт куйган типографиягә хәреф җыючы булып урнаша. Озакламый әнисенең теләге буенча үзенең кече ватаны — Куянавылга кайта. Әти-әнисе тумышы белән шушы яктан була, 18 гасыр башыннан алып, Кормашевларның бөтен ыруы да шушы җирләрдә гомер итә.
7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогия училищесына укырга керә. Анда ул иң яхшы студентларның берсе була, шулай ук кулдан чыгарыла торган әдәби журналның редакторы итеп билгеләнә. Үзенең беренче шигырьләрен һәм эпиграммаларын ул шушы журналда чыгара. Яшь мөгаллимне Куянавыл мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Бу мәктәп хәзер Кормаш исемен йөртә. Гайнан укучылар белән бик тиз уртак тел таба ала, аларны кинога алып бара, электростанциягә экскурсия оештыра, алар белән хәрби уеннар уйный. Озак вакыт үтмәстән, ул мәктәпнең комсомол комитеты секретаре итеп сайлана.
1937нче ел… Актүбәгә кайтканнан соң, 4 нче татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, ә 1939 елда аны директор итеп билгелиләр. Бер үк вакытта читтән торып Казан педагогия институтында укый. Ләкин озак эшләргә туры килми, армиягә повестка килә. Булачак разведчик беренче хәрби тәҗрибәне совет-фин сугышында ала, аннан соң Белорусиянең Гомель өлкәсенә күчерелә. Шунда хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Милли үзаңнарында уйнап, немецлар хәрби әсирләрдән легионнар төзи башлыйлар. Анда язылсыннар өчен, әсирләрне бик начар ашаталар, ә язылганнарны яхшырак тукландыралар. Кормаш, профессиональ разведчик буларак, дошман тылына җибәрелә. Максат — «Идел-Урал» легионына кереп, аны эчтән җимерүне оештыру. «Идел-Урал» легионы масштабы белән башка мөселман легионнарына караганда иң зуры була. Татарлар, әрмәннәр һәм грузиннар уртак тел табып, дошманга каршы баш күтәрәләр.
1943 елның август аенда группа кулга алына. Кулга алынган подпольщикларны Моабит төрмәсенә ябалар. Аннан соң аларны гестапо карамагында булган Тегель төрмәсенә күчерәләр. «Кормашев төркеме» эше буенча тикшерү алып бару ярты елга сузыла. 1944 елда тәмамлана. Яшерен оешманың кулга алынган кешеләренең һәрберсенә дә «дошманга булышлык» һәм «хәрби хыянәт» буенча гаепләүне белдерәләр. 1944 елның 12 февралендә Икенче Империя суды яшерен оешмада катнашучы 11 әсиргә үлем карары чыгара. Хөкем ителгәннәр өчен бу көтелмәгән хәл булмый. Хөкем чыгарганнан соң, әсирләрне тоту шартлары тагын да куркынычрак булган Плетцензее төрмәсенә күчерәләр.
1944 елның 25 августында аларны гильотинада җәзалап үтерәләр. Беренче итеп яшерен оешманың җитәкчесе — Гайнан Кормашны җәзалыйлар, аннан соң аның ун көрәштәшен. Фашист лагерьларында яшерен эш алып барган татар әсирләренең батырлыгы Советлар Союзында шактый вакытлар билгеле булмый. Шулай да тора-бара хәл ачыклана бара, монда төп рольне хәрби әсирләр уйный. Мәсәлән, гитлерчыларда әсирлектә булган Нигъмәт Терегулов 1946 елда Татарстан Язучылар союзына Муса Җәлилнең 60 шигыре язылган блокнот китерә. 1947 елда икенче дәфтәр дә табыла — аны Бельгиядәге Советлар Союзы консуллыгына Каршылык хәрәкәтендә катнашкан, Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән бергә утырган Белгия кешесе Андре Тиммерманс алып килә.
Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре совет шагыйре Константин Симонов кулына эләгә, ул аларны бастырып чыгару һәм шулай ук Муса Җәлилне хыянәттә гаепләүләрне алып ташлау эше белән шөгыльләнә башлый. Нәкъ менә Константин Симонов 1953 елда М.Җәлил турында мәкалә бастырып чыгара, шуннан соң совет патриотын реабилитация(аклау) башлана. 1956 елда Муса Җәлилгә, үлгәннән соң, илнең иң югары бүләге — Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызы бирелә. 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек булуы турында карар чыгарыла.
Шул ук вакытта Гайнан Кормаш төзегән яшерен оешманың башка кешеләре турында берни дә әйтелми. «Идел-Урал» легионы татар антифашистларының фаҗигале тарихы совет җәмәгатьчелегенә билгесез булып кала. Тик 1990 елның 5 маенда гына СССР Президенты Михаил Горбачев Кормаш төркеменең барлык көрәшчеләрен дә I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куя.
ХХI гасырның башында гына Прага шәһәре архивында 1944 елның 12 февралендә үткән Империя судының карарыннан өземтә табыла. Бу документ «Курмашев и десять других» дип атала.
Гайнан Кормашның кече ватанында — Бәрәңге җирендә каһарманның изге исемен хөрмәт белән искә алалар. 2005 елның 15 февралендә Бәрәңге районы Куянавылында тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Бәрәңге бистәсенд һәм Куянавылда аның хөрмәтенә урамнар аталды. Куянавыл урта мәктәбендә ел саен «Кормаш укулары» үткәрелә. (Фәнил Мусин мәкаләсеннән өзек)