🇷🇺💫10 февральдә татар мәдәният үзәгендә «Халыклар дуслыгы» дип исемләнгән, бик матур концерт булып узды. Концерт программасында матур чыгышлары белән курше — Татарстан республикасының Арча районы үзешчәннәре: «Арча егетләре» халык вокаль ансамбле, Диләрә Хәйдәрҗанова, Сөмбел Загидуллина, Адилә Нотфуллина, Алмаз Хазиев, Расих Галимзянов, Дамир Гасимов катнаштылар. Узебезнең Йошкар-Ола сәхнә осталары Фәрит Хайруллин, Сания Рамай, Юрий Зорин, Эка […]