Татарча диктант!

📌Сез моны көттегез, без дә моны көттек — тагын берничә атнадан дөньякүләм белем бирү акциясе башлана!

🗓 14–16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак.

Катнашу форматлары:

🟣Офлайн📍 — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;

🟠Онлайн 💻 — рәсми сайт аша⏭ diktant.tatar ⏮

Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.

🎙💻 Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.

comments powered by HyperComments