8 октября 2022 года в поселке Параньга прошла Межрегиональная научно-образовательная конференция «Насретдиновские чтения. Традиции ислама на земле Марий Эл. Наследие Фидай-Мухаммед хазрата и Халил хазрата Насретдинова» посвященная 1100- летию официального принятия Ислама народами Волжской Булгарии и году культурного наследия народов России.
Со словами приветствия от имени председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации муфтия шейха Равиля Гайнутдина к собравшимся обратился его полномочный представитель в Приволжском Федеральном округе Мунир хазрат Беюсов.
Приветствие участникам конференции от заместителя Премьер-министра Республики Татарстан, председателя Милли Шура Всемирного Конгресса татар Василя Шайхразиева и председателя Исполкома Всемирного Конгресса татар Даниса Шакирова озвучил председатель Совета старейшин при Исполкоме Всемирного Конгресса татар Рауф Хасанов.
В ходе конференции прозвучало 13 докладов, посвященные истории Ислама в Республике Марий Эл, жизненному пути и деятельности уроженца Параньги, руководителя Московской Соборной мечети в годы Великой Отечественной войны Халиля хазрата Насретдинова, а также другим темам.
В резолюции было отмечено активное возрождение духовной жизни в Параньгинском и других районах Республики Марий Эл с компактным проживанием татар-мусульман.
2022нче елның 8 нче октябрендә Бәрәңге бистәсендә «Насретдин укулары. Марий Эл җирендә ислам традицияләре. Фидай-Мөхәммәт хәзрәт һәм Хәлил хәзрәт Насретдиновның мирасы.» дип аталган Төбәкара фәнни-мәгариф конференөия булып узды. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә ислам диненең рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия халыкларының милли мәдәни мирасы елына багышланды.
Чараны оештыручылар: Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Марий Эл Республикасы мөхтәсибәте, Марий Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы һәм Марий Эл Республикасы Бәрәңге муниципаль районы администрациясе.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләре белән аның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Беюсов мөрәҗәгать итте.
Конференциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурә рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сәламләвен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы өлкәннәр Советы рәисе Рәүф Хәсәнов җиткерде.
Конференция барышында Марий Эл Республикасында ислам тарихына, Бәрәңгедә туып-үскән Мәскәү җәмигъ мәчете җитәкчесе Хәлил хәзрәт Насретдиновның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә, һәм башка темаларга багышланган 13 доклад яңгырады. Резолюциядә Марий Эл Республикасының Бәрәңге һәм башка районнарында татар-мөселман күпләп яшәгән рухи тормышның актив яңарышы билгеләп үтелде.