
✨Бүген, 17 сентябрь көнне, татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләренә күркәм бәйрәмнең шаһитлары булырга насыйп булды. Медведево ЗАГСында узган бәйрәм — Илгизәр әфәнде һәм Гүзәлия ханымның алтын туй көннәре! 50 ел вакыт узса да, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә.
Медведево муниципаль районы администрациясе башлыгы Рүзәл Нуриаздан улы Усманов, Гайшә мәчете имамы Ибраһим хәзрәт, татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Зәйнелгәрәб улы Гайсин, дуслары һәм туганнары матур гаиләгә җылы эчтәлекле тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
Без дә, бу үрнәк гаиләне олы бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, тигез картлык, исәнлек телибез.