📝Тагын берничә көннән елның иң көтеп алынган чараларының берсе — ТАТАРЧА ДИКТАНТ дөньякүләм белем бирү акциясе башлана!
Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
🗒 24-26 апрель көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак.
Катнашу форматлары:
🟣Офлайн — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
🟣Онлайн — рәсми сайт аша diktant.tatar.
Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.