Ришат Фазлиахметовның концерты!

🔥2 һәм 4 октябрьдә Республика татар мәдәнияте үзәгендә Ришат Фазлиахметовның концертлары узды. Беренче концертларымны үземнең туган ягымнан башлап җибәрәм: «Мин – сезнеке, сез – минеке! Мин гап-гади авыл малае!» – дип сүз башлады ул. Җырлары арасында авылда үткән балачагы турында сөйләп, тамашачыларны көлдерде дә, елатты да.
Кич дәвамында тамашачының күңелен кутәруче, концертны бик матур итеп алып баручы Ришатның дусты Фәрит Галиев булды. Торкемдәге уен коралларында уйнаган егетләрнең осталыклары, биюче кызларның дәртле биюләре, яшь җырчы кызның моңлы тавышы тамашачы күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.
2,5 сәгатькә сузылган концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты һәм дә инде артистларны алкышлары, елмаюлары белән сөендерделәр.
Алда сезгә иҗади уңышлар теләп, тагын очрашулар насыйп булсын дигән теләкләрдә калабыз.

comments powered by HyperComments