Бөтенроссия «Идел-Урал төбәгендә тарих һәм мәдәният проблемалары» конференциясендә. 

3 декабрь көнне Казанда 95 ел Татарстан Республикасы автономиясенә һәм Татарстан 25 еллык суверенитетына багышланган «Идел-Урал төбәгендә тарих һәм мәдәният проблемалары»  темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан педагогика колледжы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге тарафыннан һәм Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнашында уздырылды. 
Татарстан Республикасы һәм чиктәш Идел-Урал төбәге галимнәрен, туган якны өйрәнүчеләрне, төрле уку йортлары студентларын, укучыларны берләштерүне максат иткән әлегеконференция, ТАССР оешуның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының  25 еллыгына багышланып, Казан педагогика колледжы базасында үткәрелде. 
Конференцияне оештыру комитеты җитәкчесе, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов алып барды. Аерым алганда, галим үзе Татарстан торак пунктларында һәм татар дөньясында тарихи-археологик, эпиграфик һәм архитектур-сәнәгать объектларын өйрәнү һәм саклау мәсьәләсендә кайбер нәтиҗәләр белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар арасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Радик Салихов, шушы институтның баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов һәм башка галимнәр бар иде. Конференциянең пленар өлешендә дистәгә якын доклад тыңланды. 
Көннең икенче яртысында галимнәр, укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр сөйләшүне 6 секциягә бүленеп алып бардылар. Анда 70 кә якын чыгыш тыңланды. Конференция эшендә Марий Эл Республикасының «Республика Татар мәдәният үзәге» методисты Рамай Юлдашев «Марий Эл Республикасына сөрелгән крым татарлары»  тирән эчтәлекле чыгыш ясады, оештыру комитетының Сертификатына лаек булды һәм Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Грамотасы белән бүләкләнде.

Qs-3ObpuPBoPVDXXg-3kwEbNejW1M8iQ4SwZXJ30qqYYUuZt54VXMH4Image

comments powered by HyperComments