«Без бит авыл малае…» — Туфан Миңнуллин

     2022 ел 5 май кичке сәгать җиде — Республика татар мәдәният үзәге сәхнәсендә Казан театр училищесы шәкертләре «Без бит авыл малае…» дип аталган чыгарылыш спектакле белән! Сәхнә түрендә булачак артистлар булса, залда — хөрмәтле яраткан тамашачыбыз! Туфан ага Миңнуллинның бу  әсәре хәзерге көндә дә бик актуаль булган проблеманы күтәрә. Барыбыз өчен дә бик якын булган авылны саклап калуның бер юлын трагикомедия аркылы ачып бирә. Яшь булуларына карамастан сәхнә йолдызларыбыз тамашачыларыбызның күңеленә үтеп керерлек итеп рольләрен башкардылар. Тамашачыбыз да шул авылда, шул вакыйгаларга катнашып утырды. Спектакль тәмамланганнан соң да тамашачылар таралырга ашыкмадылар: аяк үрә басып озаклап алкышладылар, үзләренең матур теләкләрен булачак артистларга җиткерделәр.

     Мәктәп бусагасыннан атлап кына чыккан гади кызларны һәм малайларны сәхнәдә тамашачыга якын булырлык, тамашачы яратырлык дәрәҗәгә үстергән, күтәргән, талантларын ачкан җитәкчеләре Лилия ханым һәм Ильнар әфәнде Низамиевларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

    5 мая 2022 года семь часов вечера на сцене Республиканского центра ттарской культуры воспитанники Казанского театрального училища с выпускным дипломным спектаклем «Мы же деревенские парни…»! Пусть на сцене будут будущие артисты, а в зале — уважаемые зрители! Это произведение Туфан ага Миннулина поднимает проблему, которая актуальна и по сей день. Трагикомедия открывает путь к спасению деревни, которая так близка для всех. Несмотря на свой юный возраст, звезды нашей сцены исполняли свои роли, проникнув в сердца зрителей. И, зрители были в той же деревне, участвовали в тех же событиях. И после окончания спектакля зрители не спешили расходиться: стоя, аплодировали, передавали свои пожелания будущим артистам.

    В успехе будущих артистов огромная, четырехлетняя и кропотливая работа руководителей татарского драматического и эстрадного курсов — Лилии Рашатовны и Ильнара Зигангировича Низамиевых. Выражаем Вам огромную благодарность!   

Творческого успеха вам, ребята!!!

   

 

comments powered by HyperComments