«Дуслар җыелган җирдә» — 50 летие тат-Чодраяльского СДК

Ярты гасыр гөрләп яши

Мәдәният йортыбыз.

Шактый безнең уңышыбыз

Алкышлап кул чабыгыз.

         2022нче елның 4 нче ноябрендә, тарихы 1972нче елда башланган, Морки районы Тат-Чодраял (Комыгырҗа авылы) мәдәният йорты үзенең 50 еллык юбилей кичәсен үткәрде. Әйе, еллар узган саен — хәтирәләр арта… Юбилей кичәсендә, Комыгырҗа авылында туып-үскән, хәзер инде төрлесе-төрле җирдә яшәп, эшләп гомер итүче, авыл клубында мөдир булып эшләгән якташлары белән очрашу, үткәннәрне искә төшереп, әлегесе уңышларга нәтиҗә ясау кичәсе дә булды.  Комыгырҗа авылы мәдәният йортында нинди генә чаралар узмаган — эш алдынгылары котланган, кичке уеннар үткәрелгән, таныклы артистлар килеп концертлар куйган, кино фильмнар каралган, сугыш ветераннары һәм танылган кешеләр белән очрашулар уздырылган. Саналган чараларның күбесе әле дә уза, түгәрәкләр гөрләп эшләп тора.

   04 ноября 2022 года Тат-Чодраяльский сельский дом культуры отметил свой золотой юбилей — 50 летие! Свою работу дом культуры начал 1972 году.

   В Тат-Чодральском доме культуры проводились все колхозные мероприятия, чествование передовиков производства, приезжали известные артисты, показывали кинофильмы, проводились встречи с ветеранами войны, известными личностями и многое другое. Дом культуры — это своеобразная страна, точнее небольшой городок, со своими жителями и своей историей. Республиканский центр татарской культуры поздравил С Юбилеем и пожелал крепкого здоровья, благополучия и дальнейших творческих успехов!

comments powered by HyperComments