I Межрегиональная акция татарского самодеятельного творчества «Рамазан»

     14нче май  2022 ел Республика татар мәдәнияте үзәгендә — «Рамазан» I нче Төбәкара татар үзешчән иҗаты акциясе булып узды. Акциядә катнашучылар төрле төбәкләрдән(Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикаларыннан, Пермь ягы, Нижегород һәм Киров өлкәләреннән) үз якларына гына хас булган татар җырын — моңын, бәет — мөнәҗәтен, үзләре иҗат иткән һәм автор әсәрләрен, татар халык биюләрен, уен коралларында уйнау үрнәкләрен алып килделәр. Барысы да бик тырышып, сәхнәбез түрендә үзләренең чыгышларын башкардылар. Ә мәртәбәле жюри һәрберсенә тиешле нәтиҗә ясады. Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

     Республика татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре барлык катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдереп, аларга алда нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар теләп кала.

     14 мая 2022 года в Республиканском центре татарской культуры состоялась I Межрегиональная акция татарского самодеятельного творчества «Рамазан». Участники из разных регионов(из Республик Татарстан, Чувашии, Марий Эл, Пермского края, Нижегородской и Кировской областей) приехали с песнями — танцами, баитами — мунаджатами, авторскими выступлениями и произведениями татарских писателей, наигрышами на музыкальных инструментах которые исполняются только на их малой родине. А компетентное жюри подвело соответствующий итог каждому. Всем участникам были вручены дипломы и памятные подарки.

     Сотрудники Республиканского центра татарской культуры выражают огромную благодарность всем участникам и желают им крепкого здоровья, семейного благополучия, творческих успехов и дальнейшего сотрудничества!

 

comments powered by HyperComments