III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумның.

Казанда 2015 елның 15- 17 май көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак”  татар хатын – кызларының иҗтимагый оешмасы  III  Бөтендөнья татар хатын – кызларының форумын үткәрде. Форумның беренче бүлеге Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында, икенче бүлеге Татарстан Фәннәр академиясе бинасында узды. Форумда Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Ратникова Римма, “Казан Кремле” музееның директоры Зилә Валиева, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм башка кунаклар катнашты.

Форумда 17 илдән 72 делегат,48 Россия төбәкләреннән 231 делегат, Татарстаннан 199 делегат һәм махсус чакыру белән 100 Казан кунагы катнашты.  Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның рәхмәт хатын җиткерде.

Өченче тапкыр үткәрелсә дә форумның төп бурычы булып туган телебезне, гаилә мөнәсәбәтләрен,  гореф – гадәтләрне, мәдәниятне саклап калу  мөһим булуына зур  игътибар бирелә. Бу бурычларны үтәүдә хатын – кызларның өлеше бик зур. Татар хатын – кызлары тәрбияле, сабыр, балалар тәрбияләүгә, тормышка мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар. Шушы күркәм сыйфатларны саклап калып, яшь буынга тапшыру алар өстендәге иң зур бурычларның берсе.

Ике көн дәвамында барган  пленар утырышларда 20 дән артык форум делегатлары һәм кунакларының чыгышлары тыңланды. Бигрәк тә ерак илләрдән килгән, мәсәлән, Кытай, Фин, Төркия, Кыргызстан, Башкортстан, Бурятия, Адыгея, Карелия, Оренбург өлкәләреннән килгән делегатларның чын татарча сөйләп, гореф – гадәтләрне саклап яшәүләре сөендерә.

Татарстан делегатлары чыгышларында да алып барылган эшләрендә , уй- фикерләрендә, телне, татар мөхитен саклауларына зур урын бирелгәнлеге ачык чагылды.

Форум барышында делегатлар Арча педагогия көллиятендә булдылар, аның укыту- тәрбия эшләре белән таныштылар һәм Кырлай авылындагы шагыйрь Габдулла Тукайның мемориал музеенда булдылар. Кичен делегатлар К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Казан” бию ансамбленең з ур чыгышын карадылар.

Форумның ахырында йомгаклап резолюция кабул ителде.

 

 

comments powered by HyperComments