МЫ С ВАМИ! ВЕРНИТЕСЬ ЖИВЫМИ!

    26 октября 2022 года Общественная  организация татарских женщин «Ак калфак» Республики Марий Эл, коллектив Торгового центра «Акварель» и специалисты Республиканского центра татарской культуры отправили первые посылки мобилизованным нашим солдатам. Ровно месяц назад мы узнали о том, что солдатам нужны теплые вещи, мы решили вязать шерстяные носки. Рядом с нашим центром есть  торговый центр «Акварель», мы купили много пряжу.  Когда продавец Ирина узнала для чего так много пряжи, она рассказала об этом своим  сослуживцам. Вот так мы кинули клич. Кто-то вязал носки, кто-то покупал термоноски, термобелье и другие нужные вещи.

      Не остались в стороне и жители города, узнавали, приходили к нам в центр татарской культуры за пряжей или приносили с собой купленные теплые вещи.        Дорогие друзья, уважаемые жители города! Работа продолжается… Кто хочет к нам присоединится, мы только рады! Мы работаем по адресу: г.Йошкар-Ола, ул.Мира, дом 28. телефоны: 64-67-90. Мы ждём вас!

       Мы с нашими солдатами! Мы своих не бросаем!

  2022 нче елның 26 октябрендә Мари Иле Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Акварель» сәүдә үзәге коллективы һәм Республика татар мәдәнияте үзәге белгечләре мобилизацияләнгән солдатларыбызга беренче посылкаларын җибәрделәр. Нәкъ бер ай элек без солдатларга җылы әйберләр кирәклеген белдек һәм йон оекбашлар бәйләргә булдык. Безнең үзәк янында «Акварель» сәүдә йорты бар, без анда кереп бик күп йон җепләр сатып алдык. Сатучы Ирина җепләрнең ник күп алынуын белгәч, ул бу турыда хезмәттәшләренә сөйләгән. Менә шулай без халыкны чакырдык! Кемдер оекбаш бәйләде, кемдер кибеттән җылы әйберләр сатып алып килде.     Шәһәр халкы да читтә калмады, татар мәдәнияте үзәгенә җепкә килделәр яки сатып алынган җылы әйберләр китерделәр. Кадерле дуслар, хөрмәтле Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүчеләр! Эш дәвам итә… Кем безгә кушылырга тели икән, без бик шат! Без Йошкар-Ола шәһәре, Тынычлык урамы, 28нче йорт адресы буенча эшлибез! тел. 64-67-90.

     Без барыбызда тизрәк илебездә тынычлык булсын, өйләребездән чыгып киткән туганнарыбыз, улларыбыз, абыйларыбыз, сабыйларыбызның әтиләре исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә!

   

comments powered by HyperComments