Воспоминание о празднике… Сабантуй в деревне Портчара.

        17 июнь 2022нче ел — Портчара авылы халкы өчен икеләтә истәлекле булып калачак. Бу көнне Портчара авылында — Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемнәре теркәлгән мемориал стелла ачылды. Мемориал төзелешнең инициаторы һәм спонсоры — авылда туып-үскән Рәйхан Тимурханов. Аның идеясы авылдашлары һәм җирле хакимият органнары тарафыннан хупланды.

     Ә соңыннан барча халык Сабантуена җыелды. Матур итеп бизәлгән, ак тарантаска җигелгән атларга утырып, гармуннарда авыл көйләренә җырлап бәйгеләр җыелган иде инде. Әйе, бәйгеләрнең дә иң яхшылары! Авыл халкы һәм дә бәйрәмгә кайткан кунаклар шау-гөр килеп, рәхәтләнеп су ташу, капчык киеп сикерү, кул көрәштерү, чүлмәк вату, капчык сугышы уеннарында катнаштылар. Мазарбашы һәм Татар Кетнә авылы мәданият йортлары  иҗат коллективлары, үзешчән артистлар көче белән әзерләнгән бәйрәм концертын бик теләп карадылар. Әле үзләре дә җырларга теләкләрен белдерделәр. Бер генә Сабантуй да көрәшсез үтми. Портчара авыл Сабантуенда булган хәл — Сабантуйда беренче тапкыр — өч тәкә бирелде. Беренче тәкә — 12 яшь үлчәмендә көрәшеп җиңгән батырга, икенче тәкә — 16 яшькә кадәр булган батырга, ә инде өченче тәкә — Сабантуй батырына.

    Әйе, халык барда әле бу бәйрәмнәр дәвам итәр, халкыбызның гореф — гадәтләре, йолалары сакланып калыр!

Эльвира Фаил кызы Газимовага Портчара авыл халкы исеменнән әйтелгән рәхмәт сүзләре

   

comments powered by HyperComments