Воспоминания о празднике… Бәрәңге район Сабантуе!

   Бәрәңге район Сабантуе һәм Пеледыш пайрем 2022нче елның 19нчы июнендә Лажы авылы читендә урнашкан Парангинка елгасының яшел ярында узды.

   Бәрәңге — Мари Иле татарларының үзәге булганга күрә, мондый уртак бәйрәм очраклы түгел һәм гомуми игътибарны җәлеп итә. Бу бәйрәмнәрнең бер-берсенә охшаш булуын, язгы кыр эшләреннән соң үткәрелүен, аларның бәйрәм  программасында бер үк төрле спорт һәм мәдәни чаралар үткәрелүен дә әйтеп үтәсе килә. 

   Нәкъ сәгать унбердә бәйрәмчә яңгыраган фанфарлар тавышы, Бәрәңге район халкын һәм ерак араларны якынайтып кайткан кунакларны мәйданга чакырды. Бәрәңге муниципаль район башлыгы Әлфит Габделхак улы Ибраев барча халыкны игенчеләрнең якты бәйрәме белән котлады. Тырыш район халкы яхшы эшләп кенә түгел, ә матур итеп ял да итә белә, диде ул. Әйе, бәйрәмгә килгән бер генә кеше дә мәйданда үткәрелгән уеннарда катнашмыйча калмады. Бәрәңге район мәдәният йортында эшләп килгән иҗат коллективларының чыгышы бәйрәм ахырына кадәр барды. Ә Татарстан Республикасыннан килгән җырчы Резеда Шәрәфеева үзенең йөрәккә үтеп керерлек җырлары белән халыкка дәрт өстәде.

   Меңләгән халык чабышта катнашкан җитез атларга сокланып, көч биреп, теләкләрен теләп торды. Мәйданда, уеннар белән беррәттән, Сабантуй күрке — Көрәш гөрләп барды. Күп кенә ир-егетләребез көрәш келәмендә үз көчләрен сынадылар. Ә инде, билгеле булганча, Сабантуй батыры бер генә була. Баганага бәйләнгән тәкә дә үз хуҗасын тапты!

 

comments powered by HyperComments