Яңа Ел бәйрәме «Чыршыкай»( Новогодний праздник «Ёлочка»)

       29 декабря 2022 года у Ёлки Республиканского центра татарской культуры — Новогодний праздник для детей «Чыршыкай»(Ёлочка)! Участники праздника —  танцоры Образцового ансамбля татарского танца «Булгар», солисты вокальных студий «Сандугач» и «Премьера», гусляры ансамбля татарских гусляров «Хәзинә» и дети сотрудников центра татарской культуры. Праздничное настроение было у всех. Весёлый смех, радостные лица ребят, выученные стихотворения, песни, танцы и кульминация праздника — подарки из рук Кыш Бабая (Деда Мороза)!   

        Эх, Яңа ел, Яңа ел! Әйе, һәркемнең иң көтеп алынган тылсымлы, әкияти бәйрәм бу. Безнең бәйрәм кичәсенә килгән балалар да нәкъ әкияттәге кебек тылсымлы иделәр. Һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе үзенә генә хас булган әкият персонажлары булып килгәннәр иде. Кыш Бабайга өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен алар бик теләп бүләк иттеләр. Ә инде Кыш бабай кулыннан алган бүләкләрне алганда, алар үзләрен шундый бәхетле, хәтта әкияттәге кебек хис иттеләр. Әйе, Яңа ел бәйрәме инде чәчләренә чал кунган апа-абыйларны да, күптән үткән бала-чагына алып кайта…

Дорогие наши дети!

Поздравляем вас С Новым 2023 годом! Желаем крепкого здоровья, счастливого детства, мирного неба, успехов в учёбе и творческих достижений!

Кадерле балалар!

Чын күңелдән сезне Яңа 2023нче ел белән котлыйбыз!

Сезгә нык сәламәтлек, олы бәхет, илләребезгә тынычлык, укуларыгызда уңышлар һәм беркайчан да йөзләрегездән шатлыклы елмаю югалмасын дигән теләкләребезне телибез!

comments powered by HyperComments