13 октябрьдә Республика татар мәдәнияте үзәгендә искиткеч моңлы, шул ук вакытта дәртле кичә узды — сәхнәдә сез яраткан артист Ришат Фазлыәхмәтов иде! ✨
Залдагы мохитне сүзләр белән генә аңлатып булмый: җырчы белән бергә җырлаулар, биюләр, чын күңелдән чыккан алкышлар һәм онытылмаслык хис-романтика. Ришат үзенең таланты һәм энергетикасы белән һәркемне әсир итте!
📸 Бу матур кичтән берничә якты мизгелне калдырабыз. Килгән һәркемгә рәхмәт!
