🌸 Күңелләрдә җылылык: Татар мәдәнияте үзәгендә Өлкәннәр көне узды!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Татар мәдәнияте үзәгендә, 6 октябрьдә, олы буын вәкилләре өчен күркәм һәм җылы очрашу оештырылды.
Бу көнне безнең кадерле кунакларыбыз өчен махсус чәй табыны әзерләнде. Кайнар чәй артында — яшьлек елларын искә алдылар, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дусларча сөйләшеп утырдылар. Мәдәният үзәгендә яңгыраган татар халык җырлары һәм эчкерсез сөйләшүләр һәркемнең күңеленә ял бирде, йөзләренә нур һәм елмаю өстәде.
Олы буын вәкилләре — безнең олы хәзинәбез, зирәклек һәм түземлек үрнәге. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәвегезне телибез! Үткән бәйрәмегез белән, кадерлеләребез! ✨
