КОРБАН БӘЙРӘМ ПРОШЁЛ НА ОТЛИЧНО!

6нчы октябрь көнне “Республиканың татар мәдәнияте үзәгендә шаулап – гөрләп Корбан бәйрәменә багышланган кичә үтте. Корбанны шушы  ашка дип Мухарметов  Әнвәр абый чалдырган иде.  Корбан итеннән мәҗлескә  шулпа, пылау әзерләнде.  Гадәттәгечә бәйрәмгә килгән кунаклар да үзләренең күчтәнәчләрен алып килделәр.  Шарафутдинова Әлфия абыстай ел саен бу ашка гөбәдия пешереп алып килә. Быел да гадәтенә туры калып  3 бәлеш пешергән иде. Гөбәдияләр уңган, бик тәмле иде.

 

wL 5qI9UU8g Корбан Бәйрәм прошёл на отлично!

Бәйрәм белән котларга мәртәбәле кунаклар да килделәр. Алар арасында республиканың мәдәният, матбугат һәм милләтара эшләр буенча министр урынбасары Ширяева Галина Степановна, Республиканың мөфтие хаҗи Фәнүс хәзрәт Салимгарееев, “Республиканың мари мәдәнияте үзәге” директоры Григорьев Валерий Помбеевич, “Республиканың рус мәдәнияте үзәге” директоры Наумова Наталья Григорьевна котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.  “Республиканың татар мәдәнияте үзәге” каршында эшләүче “Сандугач” вокал студиясе,  “Болгар” татар биюе ансамбле артистлары кечкенә генә концерт та күрсәттеләр.  Ашка дога кылганнан соң барлык кунаклар күмәкләп  Габдулла Тукайның “Туган телен” башкардылар. Мәҗлес шундый күтәренке рухта узды.           jmyraelGWyo Корбан Бәйрәм прошёл на отлично!

Килгән кунаклар исеменнән мәҗлесне оештыручыларга бик күп җылы сүзләр, рәхмәтләр  әйтелде.

6 октября в здании ГАУК РМЭ “Республиканского центра татарской культуры” прошёл праздник Курбан байрам – праздник жертвоприношения. Жертвенного барана приобрел Мухарметов Анвар абый. Из мяса жертвенного баран были приготовлены плов и шурпа. Как обычно игости праздник апришщли с гостинцами. Альфия абыстай ежегодно для этого праздника печёт национальное татарское блюдо – губадию.  С праздником нас поздравили гости: Ширяева Галина Степановна – заместитель министра культуры, печати и по делам национальностей, председатель РДУМ муфтий Фанус хазрат Салимгареев.

А солитсы вокальной студии “Сандугач” и ансамбля татарского танца “Булгар” радовали гостей концертной программой. Вечер закончился исполнением народной песни на стихи Габдуллы Тукая “Туган тел” – “Родной язык” .

В конце вечера гости благодарили нас за хороший праздник. shlR0sXEGPM Корбан Бәйрәм прошёл на отлично!  W9GVRp3Ao6o Корбан Бәйрәм прошёл на отлично!

Выступили с поздравлениями:  директор ГАУК РМЭ “Республиканский центр татарской культуры” Гайсин Ильгис Зайнулгарабович, Ширяева Галина Степановна – заместитель министра культуры, печати и по делам национальностей, председатель РДУМ муфтий Фанус хазрат Салимгареев.

4VgDfcsBlMY Корбан Бәйрәм прошёл на отлично!

comments powered by HyperComments