🕌30 августта Бәрәңге районының Лажы авылында яңа мәчет ачылышы тантанасы булып узды.
Мәчет төзелеше 2024 елда күп кенә мәхәллә кешеләренең уртак тырышлыгы, ышанычы һәм юмартлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан, дин кардәшләребезнең сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, район һәм республика дин әһелләре, имам-мөхтәсибләре килде.
Чыгыш ясаучыларның барысының да фикере бер булды: иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, дингә яшьләр дә тартылсын дигән теләкләр җиткерелде.
Мәчет төзелешендә актив катнашкан һәм аны һәрьяклап хуплаган затларга Татар мәдәнияте үзәге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җәмәгать намазыннан соң, барлык катнашучылар мәчетнең эчке бизәлеше белән таныша алдылар һәм бәйрәм табыны артында аралашуны дәвам иттеләр.
