Путчара авылы Сабантуе.

🌼🌿19 июньдә Республика татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре, авыл халкы берлегендә, Путчара авылы Сабан туен шаулап-горләп үткәрделәр. Барлык район кешеләре, биредә туып-усеп, чит җирләрдә гөмер итүче якташлар, кунаклар Путчараның ямле табигать кочагында җыелды.

Теләге булган һәр кеше үзенең көчен милли уен-бәйгеләрдә сынап карадылар —
капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тарту, көянтә белән су ташу, «тачка»да чабу, күкәй ташу, милли көрәш, һ.б.

🪗Бәйрәмне башыннан алып, ахыргы мизгелләренә кадәр күркәм тавышлары, дәртле биюләре белән «Сандугач» вокал, «Болгар» бию ансамбльләре һәм Сания Рамай халык күңелен күтәреп тордылар.

💫Путчара авылы сабантуеның куңелле мизгелләре!👉 https://vk.ru/album-11021270_311280111

comments powered by HyperComments