Республиканский Детский Сабантуй -2022

      Алсу таңнар якты иртәләрдә,

     Чәчәк күмгән чыклы болында 

     Бәйрәм итте бүген шәһәр балалары

Балачаклы Сабан туенда!!!

      Бүген, 9 июнь көнне Мәчет янындагы балалар мәйданчыгында Х Республика күләм балалар Сабантуе булып узды. Иртәдән көн матур булачагы билгеле, кояш нурлары агачлардагы әле кичә генә яуган яңгыр тамчылары белән уйный иде. Бүгенге бәйрәмне олыбыз да, кечебез дә бик көттек. Сабантуйга мәктәптә эшләп килгән лагер балалары, шәһәрдә яшәгән, кунакка  килгән кызлар һәм малайлар да килгән иде. Татар мәдәнияте үзәгендә эшләгән түгәрәкләрдәге яшь артистларыбыз башкарган җырлар, дәртле биюләр һәрбер килгән кунакны җырларга, биергә чакырды. Ә инде татар халкына гына хас булган уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмгә килгән кунаклар ат чабышында, капчык киеп йөгерүдә, капчык сугышында, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, аркан тартышуда, чүлмәк ватуда, бүләк кисүдә һәм башка күп кенә уеннарда бик теләп катнаштылар. Көчен һәм җитезлеген сынарга теләгән малайларны «Көрәш» келәме  чакырды. Бу сынауда хәтта кызлар да катнашырга булдылар. Сабантуенда катнашкан һәркем бүгенге көнге бәйрәмнең җылылыгын һәм матурлыгын тоймый калмагандыр.

        Сегодня, 9 июня 2022 года в 10.00 часов начался самый прекрасный праздник для наших юных друзей — Х Республиканский детский Сабантуй!  Гости и участники  праздника посмотрели праздничный концерт творческих коллективов Республиканского центра татарской культуры.       Девочки и мальчики участвовали во многих национальных играх: битье горшков, конные скачки, бегах «гусениц», бег в мешках, бег с яйцом на ложке, перетягивание каната, бег в шортах «три ноги», бой с мешками на скамейке, многие старались отрезать приз с завязанными глазами и это им удалось. Кульминацией праздника Сабантуй была борьба на поясах «Көрәш», свою силу и  ловкость  проверили не только юноши, но и девочки.     Работники Республиканского центра татарской культуры выражает огромную благодарность команде волонтёров: Сулейманову Ильдану, Хуснуллиной Арине, Бирюкову Ивану, Бахтиной Анастасии, Роженцовой Марии, Гвоздевой Дарье, Ибрагимовой Эльзе, Андреевой Анне.

         

comments powered by HyperComments