Республиканский праздник урожая «Сөмбелә»

      Сегодня, 24 сентября в 11.00 часов  Республиканском центре татарской культуры  прошел Республиканский праздник урожая «Сөмбелә» —  Весёлый, Музыкальный, Спортивный, Танцевальный.   «Сөмбелю» отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В давние времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена — люди устраивали этот праздник. Хозяйкой данного праздника была девушка по имени Сөмбеля. Её выбирали из числа красивых, озорных, острых на язык девушек. Сөмбеля должна иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.       Праздник начался с фольклорной композицией Народного фольклорного коллектива «Райхан»,  были игры, песни исполненные солистами Народной вокальной студии «Сандугач» и  лирическими, шуточными танцами Образцового ансамбля татарского танца «Булгар». Гости нашего праздника приняли участие в национальных играх, как: «Бег с ложками с яйцом», «Бег в триногих шортах», «Бой с мешками», «Бег на гусеницах». А также были проведены конкурсы «Самый вкусный блин» и «поделки из природного материала». 

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Халкыбыз күптән көтте. Бүген, 24нче сентябрдә,  Республика татар мәдәният үзәгендә милләтебезнең инде заманча уздырыла торган бәйрәме — Сөмбелә бәйрәме булып утте. Бәйрәмнең тамырлары гасырлар тарихында бик тирәнгә китә. Борынгы болгар иленең яратып бәйрәм ителгән иң зур бәйрәмнәренең берсе ул. Сөмбеләне көзен көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырганнар. Халык бу көнне үзенең җыйган уңышын барлаган. Озын кышны чыгарга әзерләнгән байлыгына сөенгән. Бәйрәмнең хуҗабикәсе итеп авылның иң чая, үткен кызларының берсен сайлаганнар. әгәр дә ул кызның чәче сары булса, халык тагын да нык сөенгән, чөнки ул башак, ашлык төсе, кыскача әйткәндә — байлык төсе. Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен Республика татар мәдәният үзәгендә эшләп килгән түгәрәкләр( Халык исемен йөрткән: «Райхан» фольклор коллективы, «Сандугач» вокал студиясе, «Болгар» Урнәк бию ансамбле һәм «Премьера» вокал студиясе) көче белән әзерләнгән концерт булды. Әле бит, биеп-җырлап кына түгел, кунакларыбыз «Иң тәмле коймак» һәм «Табигый материалдан үз кулы белән эшләнгән эшләр» конкурсларында катнаштылар.

 

comments powered by HyperComments