Республиканский Сабантуй — 2022!

      2022 нче елның 25 июнь иртәсе. Сабантуй мәйданы. «Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүһ! Хәерле көн, кадерле дуслар, милләттәшләр, бәйрәмебез кунаклары!»

   Әйе, нәкъ шушы сүзләр белән «Сабантуй» сәламләде мәйданга җыелган барча халыкны.

Сабан туе — көч сынашу бәйрәме,

Бабайларның безгә бүләге.

Сабантуй! — дигәндә кемнең генә,

Дулкынланмый кала йөрәге!

     Элеккедән килгән йола буенча һәм, әлбәттә йолабызга туры калып, Сабан туена бәйгеләр җыелды. Бәйрәмгә килгән кунакларыбыз изге теләкләрен тыңлап, хәер-фатихаларын алабыз. Һәркемнең теләге бер генә: елларыбыз имин булсын, күкләребез тыныч булсын, басуларыбызда игеннәр уңсын. Әмин, шулай булсын!

    Мәйдандагы  милли уеннарда халык бик теләп катнашты. Ә инде, Сабантуйның күрке — татар көрәше! Күп кенә ир-егетләребез үз көчләрен кулларына билбау алып сынаштылар.

    Оглянись вокруг: на наш праздник пришли и стар, и млад, и самое главное — люди разных национальностей. Пусть праздник плуга — Сабантуй будет праздником Дружбы, Взаимопонимания, Счастья, Мира и Добра!

Пусть нынче будет урожай богатый,

И стол ломится от хлебов златых!

Пусть будет радость, счастье в доме вашем,

Улыбок ярких вам и песен озорных!

С праздником Вас, дорогие друзья!

 

   

comments powered by HyperComments