С Первомаем! С праздником Весны и Труда!

Кадерле дуслар!

 1 май — илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Аны барлык буыннарда ярата һәм ул дөресендә дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

   Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме — Беренче май бәйрәме белән котлыйбыз! Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен.

Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын!

Дорогие друзья!

С Праздником Весны и Труда! Желаем крепкого здоровья, счастья, благополучия, весеннего настроения и мирного неба!

 

comments powered by HyperComments