С праздником — 8 Марта!!! 8 Март бәйрәме белән!

Дорогие женщины!

Примите искренние поздравления с первым весенним праздником!  Международный женский день — это не просто дань традициям, это прекрасный повод выразить чувства признательности и уважения всем вам, милые наши женщины! В ваших руках тепло и надёжность семейного очага, которые так необходимы каждому из нас. От всей души желаем вам крепкого здоровья, семейного счастья и благополучия. Пусть в ваших домах и семьях торжествуют мир и согласие!

Кадерле хатын-кызларыбыз — әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз.Чөнки ул  Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сүрәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

comments powered by HyperComments