✅ 24 нче апрель көнне Татар мәдәният үзәге дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды.
📙Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Россия Федерациясе төбәкләрендә диктант язу өчен шагыйрнен «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек сайлап алынган.
👉Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. #татарчадиктант2026