Воспоминания о празднике… Сабантуй в деревне Алашайка.

       2022 елның 18 нче июнендә Бәрәңге районы Мазарбашы авылында халкыбызның милли бәйрәме — Сабантуе булып узды. 17 июнь кичендә, гармун уйнап, җигүле атларда яшь егетләр Сабантуйга бәйге җыйдылар.

        18 июнь иртәсе — мәйданда музыка… Бәйрәмнең тантаналы өлешен Мазарбашы авыл мәданият йортында эшләп килгән иҗат коллективларының хореографик композицияләре астында авыл җирлеге башлыгы Бариев Фаил Габделхак улы ачып җибәрде. Ә инде Әхмәт хаҗи Вагизов дога кылып, Аллаһтан: «Йә, Раббыбыз, үзеңнең җиреңә орлыкларыбызны чәчтек. Вакытында җылыңны, яңгырынны яудырып мул уңыш бирсәң, тормышыбызга бәхет-сәгадәт насыйп итсәң иде, — дип мәйданга җыелган халыкны Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде. Котлаулар, бәйрәмчә җылы сүзләр, теләкләр бик күп теләнде бу көнне. Көне дә бит аның шундый, теләкләрдән дәртле җырларга, биюләргә күчә торган. Җырлар белән бергә мәйдан да шау-гөр килде, халкыбызның милли уеннарында катнашмаган бер генә кеше дә калмагандыр. Ул баганага менү, су белән тулы чиләкләрне көянтәгә элеп иңнәргә куеп ярышу, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, күз бәйләп бүләк кисү, йомырка куелган кашыкны авызга кабып йөгерү, аркан тартышу, капчык сугышы кебек уеннарда бәйгене генә җиткер. Әйе, җиткер генә, биш меңнән артык кешегә бәйген генә җитсен!

       Ә инде кичке уенда авылдашлары Ришат Фазлиахметов була дигәч, Сабантуй халкы таралмаган да кебек иде…

       

comments powered by HyperComments