🌼🌿19 июньдә Республика татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре, авыл халкы берлегендә, Путчара авылы Сабан туен шаулап-горләп үткәрделәр. Барлык район кешеләре, биредә туып-усеп, чит җирләрдә гөмер итүче якташлар, кунаклар Путчараның ямле табигать кочагында җыелды. Теләге булган һәр кеше үзенең көчен милли уен-бәйгеләрдә сынап карадылар — капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тарту, көянтә белән […]